Әхмәтгалиева Айгөл Габдулла кызы

әхмәтгалиева3-150x150Прозаик, Мәхмүт Кашгарый, Саҗидә Сөләйманова (2017) исемендәге премияләр иясе, Илдар Юзеев исемендәге әдәби-иҗтимагый премия иясе (2021)

Айгөл Габдулла кызы Әхмәтгалиева 1973 елның 27 ноябрендә Татарстан Республикасының Актаныш районы Качкын авылында укытучы гаиләсендә туа. Качкын авылы урта мәктәбен тәмамлый. 1990–1995 елларда Казан дәүләт университетының татар теле, әдәбияты, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультетында югары белем ала.

Хезмәт юлын студент елларында ук «Мәгърифәт» газетасында корректор булып башлап җибәрә.

1994 елда гаилә белән Чаллы шәһәренә күченеп киләләр. Ул «Нур» газетасында – корреспондент, Чаллы дәүләт педагогия институтында укытучы булып хезмәт куя.

2001-2013 елларда «Мәйдан» журналының әдәбият бүлеген җитәкли. Аннан «Казан утлары» журналында бүлек редакторы вазифаларын башкара. 2011 елда Саҗидә Сөләйманова исемендәге кызыксындыру премиясенә лаек була. «Бәхет агачы» драмасы «Яңа татар пьесасы 2012» конкурсында җиңеп чыга; 2013 елда республикакүләм уздырылган конкурста «Таллыкүлдә былбыл бар» повесте – икенче, «Зәңгәр күлмәк» киносценариесе өченче урынны яулый. 2014 елда Мәхмүт Кашгарый исемендәге халыкара хикәяләр бәйгесендә «Капка» хикәясе белән катнашып, Татарстанда беренче, дәүләтара бәйгедә икенче урынны ала. 2015 елда Оренбург татар дәүләт драма театры А.Әхмәтгалиеваның «Ул бит кичә иде» пьесасын сәхнәләштерде.

Хикәяләренең кайберләре рус теленә тәрҗемә ителгән. «Җиде ят» хикәясе исә, төрек теленә тәрҗемә ителеп, «Hece Oyku», «Sessiz kuray» (Анкара) журнал-китапларында; балалар өчен язылган «Әби, Илнур һәм математика» хикәясе төрек телендәге «Altin Sincar» («Алтын тиен») җыентыгында урын алган.

Айгөл Әхмәтгалиева – 2009 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Библиография

Гыйләҗева, Р. Көчле шәхес фаҗигасы / Р. Гыйләҗева // Сәхнә. – 2024. – №1 (217). – Б. 6-8.

Айгөл Әхмәтгалиева: [кыскача тормыш юлы һәм әдәби эшчәнлеге] // Мәйдан. – 2013. – № 5. – Б. 15. – (Язучыларыбыз).

Газизова, Әлфия.  Әсәр үз урынын тапты!: [Айгөл Әхмәтгалиеваның “Кичке таң” повестенә кайтаваз] / Ә. Газизова // Казан утлары. – 2020. – №10 (1176). – Б. 187.

Үлчәп булмый сине, замана…  / [А. Әхмәтгалиева [белән әңгәмә]; [әңгәмәдәш] А. Гәрәева // Мәйдан. – 2013. – № 5. – Б. 78 – 81.

Ситдыйкова, Ә. [Ә. Әхмәтгалиеваның балалар өчен “Болытта җиләк үсә” китабы турында] / Ә. Ситдыйкова // Чаллы кичләре (Шәһри Чаллы). – 2008 – 2 апрель.

Ханова, Л. Гамьле һәм ямьле кичә [А. Әхмәтгалиева һәм Айрат Суфиянов иҗатына багышланган кичә турында] / Л. Ханова // Шәһри Чаллы. – 2013 – 25 январь.

Кыямова М. Без дөньяда кунак кына [А. Ахмәтгалиева иҗатын бәяләп / Л. Ханова // Атна вакыйгалары (Шәһри Чаллы). – 2015 – 27 февраль.

“Китап-үзе укытучы”/ Айгөл Әхмәтгалиева [белән әңгәмә]; [әңгәмәдәш] Г. Әхмәдиева // Көмеш кыңгырау. – 2021 – 26 июнь.